Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Акчасыннан колак каккан

Поселокта яшәүче берәү, пенсиясенә өстәп акча эшләргә теләп, интернет челтәрендә «Инвестиция» сайтында теркәлә. Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге мәгълүматлары буенча, бу ир шул рәвешле мошенниклар кармагына эләгә. Башта ул сайтта теркәлгән, аннары эш рәтенә өйрәнгән, «ярдәм итеп торучы» брокер һәрвакыт аның белән элемтәдә торган. Аның «ярдәмендә» терминалга барып акча салган. Якты киләчәккә өмет итеп кредит алган һәм, гомумән алганда, 300 мең сумлык бурычка баткан. Ә акчасы бетүгә брокер да юкка чыккан.

Акчасыннан колак каккан
Акчасыннан колак каккан

Шунысы күңелсез, бу очракта беркемне дә җаваплылыкка тарту мөмкин түгел. Чөнки ул әңгәмәдәшен бер тапкыр да күрмәгән, хәтта аның исемен дә белми.

Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны уяу булырга чакыра. Еш кына интернетта калкып чыккан реклама язулары мошенникларныкы булып чыга. Әлеге сайтларда теркә-лергә һәм шәхси мәгълүматларыңны калдырырга ярамый.

Шулай ук акча күчерүегезне сораулары да, ничек кенә ышанычлы тоелмасын, сагайтырга тиеш. Бу очракта телефоныгызны сүндереп куеп, якыннарыгыз яки таныш-белешләрегез белән киңәшләшегез.

Алдауның ТӨП ысуллары:

*Банк яки хокук саклау органнары хезмәткәре булып шалтырату;

*Кыйммәтле кәгазьләр, криптовалюта сату буенча биржага инвестицияләр кертү юлы белән өстәмә акча эшләү юлын тәкъдим итеп шалтырату;

*Якын кешең (дустың, туганың) бәлагә тарыды, юл-транспорт һәлакәтенә очрады, полиция тарафыннан тоткарланды, дәваханәгә эләкте, дип мәсьәләне хәл итү өчен акча сорау.

*Шуны онытмагыз! Полиция һәм банк хезмәткәрләре сезгә беркайчан да һәм бернинди шартларда да шалтыратып, әле язып үтелгән гамәлләрне башкаруыгызны сорамаячак, ышанмагыз бу алдау!

Фото чыганагы: oweysfmsdlcm9674drgxz0hmvhyul9ue.jpg (1050×700) (khab-vesti.ru)

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: