Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 март , 10:00

Якташыбыз «Могҗизалар кырында» башкорт биюе белән чыгыш ясады

«Беренче канал»дан барган «Могҗизалар кыры» капитал-шоу 1990 елдан бирле телевизор сөюче тамашачыларны җомга көннәрдә зәңгәр экраннар янына җыя.

Якташыбыз «Могҗизалар кырында» башкорт биюе белән чыгыш ясады
Якташыбыз «Могҗизалар кырында» башкорт биюе белән чыгыш ясады

Еллар үтү белән уенның асылы үзгәрмәсә дә, кайбер яңалыклар барлыкка килгән. Якубович янына буш кул белән килмәүләре күптән инде сер түгел, бу хакта шаян сүзләр дә йөри. Ә бу уенны күптән караганыгыз булмаса шуны әйтәм, хәзер «Могҗизалар кырына» баргач чыгыш ясамыйча калмыйлар. Катнашучы үзе булмаса да ярый. Иң мөһиме, милли үзенчәлек! Якташыбыз Ләйсән Яхина да телевизион уенга чакырылган артист буларак барган.

- Гыйнварда миңа көтмәгәндә яшьлек дустым Евгения Козловская шалтыратты, аның белән тимер юл техникумында укыган идек, шуннан соң озак күрешкән булмады, аралашмадык. Ул «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашу мөмкинлеге бар дип әйткәч, башта шаярта дип уйладым. Без балачакта караган шоуның һаман эфирда булуын белми идем! Күпләр, электән килгән гадәт буенча, әле булса җомга көннәрдә телевизор экраннары янында җыелалар икән. Ә Женя кечкенәдән үк анда катнашырга хыялланган. Һәм балачак хыялы тормышка ашкан. Дустым мине дә үзе белән чакырды. Мондый мөмкинлек еш булмый, шуңа күрә шатланып ризалаштым, - дип сөйләде ул.
Ләйсән актив рәвештә социаль челтәрләр алып бара, үзе шөгыльләнгән биюләрнең барлык юнәлешләрен, уңышларын һәм казанышларын күрсәтә. Шуңа күрә «Милли тематикада чыгыш ясау өчен кемне үзем белән алырга?» дигән сорау тугач, Евгения шунда ук Ләйсән Яхинаны искә ала.
Кызларның маҗаралары өч көн дәвам итә һәм алар катнашлыгындагы тапшыру эфирга чыга (аны интернеттан табып карарга мөмкин, 2024 елның 1 мартындагы чыгарылыш). Автографлар алына, истәлеккә фотога төшәләр. Бик күп якты тәэссоратлар һәм матур хатирәләр кала. Алар кадр артындагы тормышны, барыбызга да таныш булган тапшыруның сәхнә артын күрәләр.
- Әлеге вакыйгадан соң мин тагын бер тапкыр үз тамырларыңны - мәдәниятеңне, тарихыңны белергә кирәклегенә инандым... Башка төбәктә булганда моның никадәр кадерле булуын һәм сине башкалардан аерып торуын күрдем. Бер хыялым бар - чыгышлар ясау өчен үземә атап милли кием тектерергә телим, - дип сүзенә йомгак ясады Ләйсән.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: