Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 февраль , 11:00

Чишмәдә гомер итүче Әсгать Гатаулла улы Хәсәнов күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбиляр өчен мөһим булган бу көнне аны гомер бәйрәме белән тәбрикләү өчен Чишмә районының сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Радик Рәшит улы Әхмәдиев һәм аның урынбасары Фәүзи Гаймаделислам улы Әсәдуллин килделәр. Хәсәновлар гаиләсе Чишмәгә ерак 1950 елда Бәкәй авылыннан күченеп килгән.

Чишмәдә гомер итүче Әсгать Гатаулла улы Хәсәнов күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Чишмәдә гомер итүче Әсгать Гатаулла улы Хәсәнов күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әсгать Гатаулла улы берникадәр вакыт колхозда эшләгәннән соң армиягә алынган. Германия илендә хезмәт иткән.

Юбиляр 1957-1994 елларда Чишмә кулланучылар җәмгыятендә шофер булып эшләгән. Поселокта аны бүгенге көнгә кадәр тырыш хезмәткәр һәм яхшы кеше буларак беләләр. Тормыш иптәше Зөбәйдә дә шул ук оешмада хезмәт куйган.

Гаиләдә дүрт бала өч ул һәм бер кыз үсә. Авырлыкларга карамастан, тату яшиләр. Уллары Илмир һәм кызлары Әлфия сүзләренә караганда, хезмәт сөючән һәм тырыш әти-әнисе бу күркәм сыйфатны балаларына да тапшырган.

Әсгать Гатаулла улы язмыш сынаулары кичергән кеше, тормыш иптәше 30 ел элек авырудан вафат булган. Язмыштан узмыш юк, бүгенге көндә дүрт балаларының икесе генә исән. Әлеге вакытта юбилярның биш оныгы һәм хәтта игезәк оныкчыклары да бар. Өендәге стеналарны балалары һәм оныкларының фотолары бизәп тора, уенчыклар балаларның кунакка килүен көтә.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: