Чишмәдән күп балалы әни Гүзәл Рәфыйкова да «Сөт кухнясы»ннан ризыклар ала һәм продукциядән бик канәгать калган, ул аларның сыйфатлы, тәмле булуы һәм баласының аппетит белән ашавы турында сөйли.
– «Сөт кухнясы»на язылу авыр түгел һәм шактый тиз. Әгәр продукция алуга хокукыгыз булса, Күп функцияле үзәктән (МФЦ) белешмә алырга, аннары шул белешмә белән педиатрга барырга кирәк. Анда табиб, сезнең балагызның яшенә карап, кирәкле азык-төлек исемлеген яза. Аннары QR-код буенча «Дәүләт хезмәтләре»ндә гариза бирергә һәм шалтыратып чакыруларын көтәргә кирәк булачак. Әйе, бер төймәгә басып кына эшләнми, әмма балага бушлай югары сыйфатлы сөт ризыклары алырга теләсәгез, катлаулы эш түгел, дип саныйм. Ике яшькә кадәрге балаларга айга бер тапкыр берничә төргәк ботка бирелә, тагын да сөт, эремчек һәм йогурт алабыз, – дип сөйләде Гүзәл.
Төбәктә сөт продукциясе җитештерүче җиде предприятие һәм 132 «Сөт кухнясы», шул исәптән мобиль тарату пунктлары эшли, бу 61 торак пунктта яшәүчеләрне сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Продукцияне алу уңайлылыгы һәм нәтиҗәлелеге өчен «Госуслуги Башкортостана» һәм «Мои документы» МФЦ порталлары аша электрон сервисларга документлар тапшыру гамәлгә ашырылды. Бу гаризаларны карау вакытын киметергә һәм мәгълүматларны автомат рәвештә эшкәртү һәм гаризаларның статусын күзәтү нәтиҗәсендә процессны контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
Учреждение дәүләт йөкләмәсен үтәп кенә калмый, бюджеттан тыш актив эшчәнлек тә алып бара. Узган елның июненнән «Сөт кухнясы» өлкәннәр өчен продуктлар җитештерә башлады. Өлкәннәр өчен азык-төлек, балалар продукциясе кебек үк, тулысынча табигый составы белән аерылып тора. Ул ясалма ингредиентлар кушмыйча гына, фермер хуҗалыклар тарафыннан китерелгән сөттән җитештерелә һәм продукциянең майлылыгы буенча билгеләнгән таләпләргә туры килә. Продукт шулай ук яңартылган «хәләл» сертификатына ия.
2024 елда «Сөт кухнясы» җитештергән балалар эремчеге «Рәсәйнең иң яхшы 100 товары-2024» бәйгесе лауреаты исеменә лаек булды, ә пастеризацияләнгән, майлылыгы 3,2% булган литрлы ПЭТ-шешәгә салынган сөт «Безнең бренд» конкурсында Гран-при яулады.