Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Уфада мең ыруы вәкилләре җыелды

Башкортстан башкаласында мең ыруы төбәк җәмәгать берләшмәсе оештырылуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Анда республиканың Дәүләкән, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Иглин, Әлшәй, Миякә, Кырмыскалы, Чишмә районнарыннан һәм Уфадан делегатлар катнашты. Чишмә делегациясе составына Рәфис Карагулов җитәкчелегендәге Башкортлар корылтае вәкилләре, «Агыйдел» клублары активистлары һәм әгъзалары, Дурас, Урта Хаҗәт, Түбән Хаҗәт, Яңа Ябалаклы, Үрге һәм Түбән Тирмә, Караякуп авылларының фольклор ансамбльләре керде.

Уфада мең ыруы вәкилләре җыелды
Уфада мең ыруы вәкилләре җыелды

«Башкортостан» Дәүләт концертлар залында кунакларны гармун уйнап һәм бавырсаклар белән Түбән Хаҗәттән «Фатыйма» фольклор төркеме каршы алды.

Фойеда башкорт халкының көнкүреше әйберләре белән бай күргәзмә тәкъдим ителде. Теләге булганнар экспонатлар янында фотога төшә һәм милли бизәнү әйберләре һәм киемнәр сатып алалдылар.

Кунаклар игътибарын Чишмә районы күргәзмәсе җәлеп итте.

Рәсәй Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең «Хөрмәт билгесе» орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институтының көнчыгыш кулъязмалары бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Әхәт Салихов тәкъдим ителгән һәр экспонатны һәм архив мәгълүматлары язылган материалларны җентекләп өйрәнде.

Яңа Ябалаклы авылыннан Кәримә Әхмәтшина күргәзмәдә бәйләнгән әйберләр тәкъдим итте.

«Фатыйма» төркеме әгъзалары халык рецептлары буенча әзерләнгән үлән чәйләре һәм кайнатмалар белән сыйладылар.

Юбилей чарасы Башкортстан Республикасы һәм мең ыруы гимннары белән башланды. Әйткәндәй, мең ыруы гимны сүзләрен Үрге Тирмә мәдәният йорты мөдире Флорида Байкова язган.

Тантаналы җыелышта бүләкләр тапшырылды. Күчем авылының имам-хатыйбы Әхмәт Кәримов истәлекле «Канзафар би» медале белән бүләкләнде, ә Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов, Ябалаклы авылының «Сәлам» мәчете имам-хатыйбы Салават Вәликәев, Үрге Тирмә авылы китапханәчесе Рәзилә Халитова, Түбән Хаҗәт мәдәният йорты мөдире Лена Кандарова Архив эшләре буенча идарәлекнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Үрге Тирмә мәдәният йорты мөдире Флорида Байкова башкорт халкы мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга өлеш керткәне, җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен БР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Түбән Тирмә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Альбина Әбүталипова «Мең ыруы» берләшмәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Тантаналы чара Дурас авылының «Дуслык» бию ансамбле һәм Түбән Хаҗәт авылының «Фатыйма» фольклор төркеме катнашлыгындагы концерт белән тәмамланды.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: