Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Башкортстанда «БашВахта» проекты башланды

Әлеге төбәк программасының максаты – вахта ысулы белән эшләүчеләрне җәлеп итү, аларны республика предприятиеләренә һәм оешмаларына эшкә урнаштыру. Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, зур предприятиеләре вәкилләре вахта ысулы белән эшләүчеләр һәм аларның гаиләләре белән очраша. Шушы көннәрдә Чишмә районында да ачык сөйләшү үтте. Брифингта, потенциаль хезмәткәрләрдән тыш, авыл биләмәләре башлыклары да катнашты. Безнең төбәктә күп халыкның, ир-атлар һәм хатын-кызларның озак вакыт гаиләләреннән озак вакыт читтә яшәп, юлга әллә ничә сәгать вакыт сарыф итеп лаеклы хезмәт хакы алу өчен вахта ысулы белән төньякта эшләве сер түгел. Дәвамын сайтта укыгыз

Башкортстанда «БашВахта» проекты башланды
Башкортстанда «БашВахта» проекты башланды

Яртышар ел ялсыз, көненә 12шәр сәгать эшләүчеләр һәм вагоннарда яшәүчеләр дә бар. Ә кайберәүләргә, бер урында яши һәм эшли алмаучыларга, киресенчә, мондый тормыш рәвеше ошый. «БашВахта» проекты нәкъ шундыйлар өчен тәгаенләнгән дә инде.

Башкортстанның эре сәнәгать предприятиеләре вахта ысулын саклап калу мөмкинлеге белән файдалы шартларда вакансияләр тәкъдим итә. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының миграция сәясәтен координацияләү бүлеге начальнигы Нина Вишневская «БашВахта»ның уңай якларын санап чыкты. Беренчедән, тотрыклы югары хезмәт хакы һәм яшәү өчен чыгымнар азрак; икенчедән, эшче һөнәр белгечләрен предприятиеләрдә ике минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия түләп икенче һөнәргә укыту мөмкинлеге бар. Хезмәткәрләргә тулай торакларда урын бирелә, ә ял көннәрендә алар өйләренә кайтып килә яки өстәмә эш хакы түләнә торган эшкә кала ала.

Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе-Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе «БашВахта» проектына беренчеләрдән булып кушылды. Предприятие төрле белгечлекләр буенча 4 мең эш урыны бирергә әзер. «ОДК-УМПО» җәмгыятенең өлкән менеджеры Наталья Пичаева хәбәр итүенчә, оешма акча эшләргә һәм хезмәт баскычыннан күтәрелергә теләүче һәркемне эшкә алачак. Эшкә урнашырга теләүчене эшкә кабул итү-итмәү турындагы карар шәхсән кабул ителәчәк. Икенче һөнәргә укыту, остазлык эше җайга салынган. Вахта ысулы белән эшләргә теләүчеләр даими нигездә һәм сменалар арасындагы чорда да эшкә урнаша алалар. Уфа моторлар төзү берләшмәсендә 4-нче разрядлы эшчеләрнең хезмәт хакы 90 мең сумнан башлана. Шулай ук читтән килүчеләргә тулай торакта урын яки торак алып торган өчен компенсация һәм ташламалы бәя буенча кайнар ризык бирелә. Эшкә йөртү өчен транспорт бар.

Чишмә районында үткән очрашу барышында күпләрне смена арасында эшләү кызыксындырды. 58 яшьлек Альберт Избаев, мәсәлән, сигез ел Гыдан ярымутравында табигый газ чыгару буенча бер компаниядә эшләгән.

Вахта алты ай дәвам итә иде, Ерак Төньякта эшләгәндә сәламәтлегем какшады. Инсульт кичердем, эштән китәргә туры килде. Лаеклы ялга чыгу өчен эш табарга кирәк. Шуңа күрә эшкә урнашу мөмкинлеге турында белгәч, вакансияләр белән кызыксындым. Үземне кызыксындырган сораулар бирә алдым. Больничныем ябылгач, бәлки, Башкортстанда эшкә калырмын. Шул ук акчаны туган ягымда эшли алгач, зур хезмәт хакы артыннан нигә әле Ерак Төньякка китәргә!? дип үз фикерен белдерде Альберт Шәйморат улы.

Санжаровка авылыннан Фәнит Габдуллинны очрашуга Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева чакырган. Фәнит вакытлыча эшләми. Аны санлы программа белән идарә ителә торган станоклар операторы вакансиясе кызыксындырган. Фәнит Габдуллин әлеге һөнәр буенча укырга теләк белдерде һәм дүшәмбе көнне документларны алып «ОДК-УМПО»ның кадрлар бүлегенә әңгәмәгә барачакмын, диде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «БашВахта» кысаларында шундый очрашулар күп кенә муниципалитетларда үткәрелә. Кушнарен районында вахта белән эшләргә теләүчеләр белән очрашу 24 апрельдә үтте.

«БашВахта» проекты 15 майда Кырмыскалы, 22 майда Благовар,

29 майда Архангель районнарында узачак. Июнь аенда Чакмагыш, Нуриман, Мишкә һәм Борай районнарында да шундый очрашулар планлаштырылган.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: