Ул су агымы көчәйгән яз көннәрендә аеруча матур күренә. Шарлавык янында «Салават» мәгарәсе урнашкан, ләкин аны су басу сәбәпле, кереп карый алмадык. Әмма бу безнең кәефләрне төшермәде.
Апрель ае гына булуына карамастан, көн җәйгечә бик эссе булды. Шарлавык янында халык күп иде: аның белән хозурлану өчен йөзләгән турист килгән. Табигать йокыдан уянган, беренче язгы чәчәкләр баш төрткән.
Туган якның гүзәллеген күрергә теләүче туристлар саны елдан-ел арта. Алдагы көннәрдә безне бик күп сәяхәтләр һәм якты тәэссоратлар көтә. Башкаларга да, табигать кочагына чыгыгыз, сәяхәт итегез, шатланырга һәм искиткеч мизгелләр белән хозурланырга ашыгыгыз, дип киңәш итәсем килә.