Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Колледж – кадрлар әзерләү үзәге

Үткән гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында кызыклы вакыйгаларга шаһит булдык. Урта мәктәп тәмамлаучыларның күбесе, ул вакыттагы заман шаукымына ияреп, юрист, дипломат, программист һөнәрләрен алырга ашыктылар. Югары белеме булмаган, яхшы урында эшләмәгән кеше икенче сортлы саналды.

2015 елда РФ Хөкүмәте эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру буенча чаралар планын раслады. Илдә производствода эшләү өчен югары класслы белгечләр әзерләүче уку йортлары ачылды.

Безнең районда Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы предприятиеләрдә эшләү өчен кадрлар әзерләү үзәге булып тора.

Филиал мөдире Гөлнара Гайнетдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә колледжда төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча 198 студент белем ала, 21е һөнәри белемен камилләштерә.

Студентлар икенче курстан соң производство практикасы үтәләр. Практикага предприятиеләр чакыруы һәм юллама буенча җибәрәбез, әлбәттә, укучыларның теләге дә исәпкә алына. Безнең белән «Туклану үзәге», «Башкир-Агроинвест», «Агро-Альянс» җәмгыятьләре, «Чишмә су-канал» предприятиесе, «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм башкалар хезмәттәшлек итә. Безнең төп шарт студентларның профиль буенча эшләве. Производство практикасы гадәттә апрельнең икенче яртысыннан, ягъни язгы кыр эшләренә керешкәч башлана, диде Гөлнара Фәрит кызы. Өченче курс студентлары имтихан тапшыралар һәм В, С, Е, F категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алалар. Түләүле нигездә Д категориясенә дә имтихан тапшырырга мөмкин. Производство практикасы да түләүле.

Филиал мөдире сүзләренә караганда, өченче курс студентлары практика башланганчы барлык зачетларны һәм имтиханнарны тапшырганнар. 25 июньдә диплом якларга тиешләр, шуңа күрә аңа әзерләнү өчен 17 июньгә кадәр колледжга кайтачаклар.

Укытучылар һәм студентлар эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максатында районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларын чакырып, даими рәвештә «Ачык ишекләр көннәре» үткәрәләр.

Безнең колледжны тәмамлаучыларны эшкә алырга теләүче предприятиеләр һөнәри юнәлеш бирү чараларына үзләре килә. Төрле осталык дәресләре үткәрәбез. Шул рәвешле чыгарылыш укучыларын Башкорт агросәнәгать колледжы студентлары сафларына җәлеп итәбез, дип ассызыклады Гөлнара Гайнетдинова.

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: