– Белгәннәребезне күрсәтерлек биремнәр булды. Барысын да эшли алдык. Турнирга бик күп командалар килде. Төрле шәһәрләрдән килгән кешеләрне күргәч, аңлашылмаган курку хисе барлыкка килә. Өйдә утырып тыныч кына мәсьәлә чишү бер эш, ә йөзләгән кеше утырган аудиториядә ашыгып эшләү һәм җавапларның дөреслеген тикшереп өлгерү бөтенләй башкача, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Булат Сөләйманов.
Имиль Газиев сүзләренә караганда, олимпиадада катнашучылар арасында физика тирәнтен укытылган лицейлардан килүчеләр дә булган.
– Әмма, безнең мәктәптә дә әлеге фән югары дәрәҗәдә укытыла. Зөлфирә Йомадил кызы Вәлиева тәҗрибәле укытучы, үз һөнәренең остасы. Эшен яратып, күңелен биреп башкара. Ул безгә ышана һәм илһамландыра белә. Минемчә, әзерләнү өчен бик аз вакыт бирелсә дә, район укучылары командасы яхшы нәтиҗә күрсәтте. Олимпиаданың берешәр мәсьәлә бирелгән әлеге форматы яңалык булды. Әмма без сынатмадык, – дип ассызыклады Имиль.
Укытучылары Зөлфирә Вәлиева билгеләп үтүенчә, бу укучылар башка күп кенә олимпиадаларда да катнашып, җиңү яулаганнар.
– Алар районның иң яхшы укучылары, белемгә омтылалар, үзаллы шөгыльләнәләр. Мондый ярышларда катнашу аларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл бирәчәк. Булат, Имиль һәм Фидан – илебезнең киләчәге дип горурлык белән әйтә алам, – диде ул.