«Шәһәр җирлегендәге иң яхшы йорт яны территориясе» номинациясендә Чишмә поселогының Спорт тыкрыгындагы 1-нче һәм 2-нче санлы күп фатирлы йортлар территориясе өченче урын алды һәм 375 мең сум күләмендә премиягә лаек булды.
Искәртеп узабыз, бу территория узган елда «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча төзекләндерелде. «Торак-сервис» җәмгыятенең идарә итүче компаниясе республика проекты буенча гамәлгә ашырылган эшләрдән тыш, өстәмә акчага тагын берничә яңалык кертте. Курай элементлары белән эшләнгән, порошоклы буяу белән капланган яңа тимер койма урнаштырылды, шулай ук алты төр спирея, гортензия, дерен, вейник, сирень кебек декоратив куаклар утыртылды.
Эдуард Фәнил улы билгеләп үтүенчә, халык белән җыелыш оештырылган, һәм 375 мең сумлык приз акчасына ике йорттагы алты подъездга домофоннар урнаштырырга карар ителгән.