Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
12 август 2021, 10:15

Сүзем авыл хәбәрчесе турында

Гәзитнең 90 еллыгына Гәзит укучылар игътибарына 1981 елда басылган мәкалә тәкъдим итәбез. Ул журналистларга гәзитне чыгаруда ярдәм иткән авыл хәбәрчесенә багышлана.

Сүзем авыл хәбәрчесе турында
Сүзем авыл хәбәрчесе турында

Әминә Мөхәррәмова дулкынлана-дулкынлана гомере эчендә беренче тапкыр мәкалә язарга утыра. Тонык кына янган керосин лампасы яктысында кырын юллы дәфтәр битенә гади генә җөмләләр белән язылган беренче юллар ята.

Ә аннары... Аннары зарыгып көтүләр – басарлармы, юкмы? Ә гәзит битендә үзенең төнге йокысыз үткәргән төн җимешен, мәкалә астында үзенең исемен күргәч, шатлыгының чиге булмый. Мәкаләнең герое дәртсенеп китте, тагын да активрак эшли башлады.

– Әлбәттә, – дип сөйли Әминә апа, – гәзит битләрендә исемеңне күрү күңелле. Бөтен кеше турында да гәзиткә язмыйлар бит. Шуңа күрә дә мин мәкалә сайлаганда һәр кандидатурага, информацияләрем, сурәтләмәләремнең булачак геройларын сайлауга бик җитди карыйм. Гәзит хәбәрчесе безнең колхозда елына бер, ике, күп дигәндә өч тапкыр була. Берәрсе турында яза һәм еш кына үз герое темасына башкача әйләнеп кайтмый. Ә мин алар арасында яшим. Әгәр бер кешене мактап, ул ышанычны акламаса, авыл хәбәрчесе буларак, миңа авылдашларымның мөнәсәбәте нинди булыр? Беләсезме?

Әминәнең бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әтисе фронтта фашистларга каршы көрәшә, яралана, аннары сугыштан соң шул яралардан савыга алмыйча вафат була. Әминәнең бик тә укытучы буласы килә. Ләкин гаиләдә биш бала. Шунлыктан аңа эшләргә кирәк. Китапханәчеләр курсын тәмамлагач, Ибраһим авылына эшкә җибәрелә. Соңрак хәзерге «Урал» колхозының үзәк усадьбасы Чувалкип авыл китапханәсен кабул итеп ала. Авылның уңган халкын ул яратты, үз итте, эше дә ошады. Аннары гаилә, балалар. Кыскасы, ул Чишмә җирендә төпләнеп калды.

Әминә Әбелхәер кызы гомер буена агитатор булып эшли, һәрвакыт, кешеләр янында була, бигрәк тә чәчү һәм уңыш җыю чорында ал-ял белми эшли. Мондый кызу эш көннәрендә «сугышчан листок» чыгарырга, әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Озак кына еллар үзе колхозның радиогәзитен чыгарды...

Шундый катлаулы, күп вакыт һәм ихтыяр көче таләп итүче эшләр белән бергә гәзит өчен дә вакыт таба иде. Чөнки бу колхозда нинди кешеләр яшәвен барысы да белеп торсын һәм алардан үрнәк алсын өчен алдынгылар казанышларын таратуны коммунистның (ул 1958 елдан КПСС сафында) төп бурычы итеп исәпли.

Әминә Әбелхәер кызы редакциягә яхшы кешеләр турында язу белән генә чикләнми. Нормаль яшәргә һәм эшләргә комачаулаучы җитешсезлекләрне тәнкыйть утында яндырып язган мәкаләләрен һәм фельетоннарын күпләр хәтерлидер әле. Алар буенча вакытында һәртөрле махинацияләр белән шөгыльләнгән элемтә бүлекчәсе начальнигы, кибет директоры эшеннән чыгарылды.

Гәзитләрдән кисеп алынган мәкаләләр бик күп җыелган. Әминә Әбелхәер кызы, аларның һәркайсы белән бәйле булган борчылуларын яңадан кичергән сымак, аларны берәм-берәм карап чыга. Ә янәшәдә бер папка грамоталарны күрәм. Менә аларның берсе. 1958 елда бирелгәне – БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы. Аның белән Әминә Әбелхәер кызы матбугатта актив катнашканы өчен бүләкләнгән.

– Ләкин минем өчен иң мөһиме авылдашларым ихтирамы булды һәм булып кала да, – ди Әминә Әбелхәер кызы, – алар үзләренең уйлары, өметләре белән миңа килә һәм мин көчемнән килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышам һәм бу еш кына гәзит аша. Аннары шунысы да игътибарга лаек һәм ул барыннан да ныграк шатландыра: мин тәнкыйтьләп чыккан кешеләр үзләренең хаклы булмауларын, ялгышуларын таныйлар һәм гәзиттә басылып чыккан мәкаләнең аларга дөрес юлга басарга ярдәм итүен әйтәләр.

З. Мостафин («Ленин юлыннан» гәзитенең 1981 елның 27 октябрендә чыккан 129нчы саны)

Сүзем авыл хәбәрчесе турында
Сүзем авыл хәбәрчесе турында
Читайте нас: