Алар үз һөнәрләре белән ничек шөгыльләнә башлаулары, туганнарының иҗади үсешкә ни рәвешле йогынты ясавы турында бик теләп сөйләделәр. Алар – ата-бабаларыбыздан калган һөнәрләрне саклап, яшь буынга тапшыручылар. Әниләре белән килгән балалар да үзләренең нәрсәләргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.
Осталык дәресләрендә катнашучылар киеренке эш көненнән соң психологик алым ярдәмендә ял итәргә, ротангтан күбәләкләр үрергә, киез басарга, перәннекләр пешерергә һәм башка күп төрле һөнәрләргә өйрәнделәр, ә десертка Сөләймановлар гаиләсе тәкъдим иткән берничә төр кагыт татып карадылар.
Бу кичне китапханә залында Артем Борисенко башкаруында аккордеон моңнары яңгырады, Ләйсән Яхина башкорт биюе белән чыгыш ясады, балалар гаилә, Ватан турында шигырьләр сөйләделәр.
Кичә ахырында урамдагы мәйданчыкта Чебурашка белән дискотека оештырылды.