– Безнең хуҗалык хезмәткәрләренең төп бурычы – мал азыгы культураларын үстерү. Мал азыгы чәчелгән басулар мәйданы 1473 гектар тәшкил итә, шуларның 551 гектарын – кукуруз, калганын берьеллык һәм күпьеллык үләннәр биләп торачак. Күпьеллык үләннәр тырматылды, өстәмә тукландырылды, – диде Ринат Гомәров.
Баш агроном һәм чәчү комплексы операторы Әлфәт Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, басу эшләренә керешер алдыннан чәчү нормасы һәм тирәнлеге билгеләнгән, борттагы компьютерларда кирәкле параметрлар урнаштырылган.
Зинфир Нугаев «КамАЗ» машинасында орлык һәм ашлама китерде. Әлфәт Нигъмәтуллин чәчү агрегаты әзер булгач, басуга юл тотты. Ринат Гомәров, борынгы гадәт буенча, уңышның мул булуын теләп, дога укып алды һәм ашлык чәчеләсе басуга тавык йомыркалары тәгәрәтте.