Чишмэ
+4 °С
Ачык
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек
23 март , 10:02

Яңа ФАП – яңа мөмкинлекләр

Фельдшер Эльвира Исаева кырык елга якын Енгалыш, Лентовка һәм Борискино авыллары халкы сәламәтлеге сагында тора. Ул укуын тәмамлаганнан соң юллама буенча Семеновка участок дәваханәсендә эш башлаган, аннары Енгалышка күчкән, бирегә килүенә 32 ел булган инде. Эльвира Шамил кызы – бәхетле әни һәм дәүәни. Үз эшен бик яратып башкара: авыруларга беренче ярдәм күрсәтә, профилактик чаралар үткәрә, авыл биләмәсендәге 400дән артык кешенең сәламәтлеге өчен җавалы ул. Әлеге вакытта фельдшер-акушерлык пункты почта һәм чиркәү белән бер бинада урнашкан. Элек ФАП табиблык амбулаториясе исемен йөрткән, биредә соңгы капиталь ремонт 1994 елда үткәрелгән, шуннан бирле берни үзгәрмәгән. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Яңа ФАП – яңа мөмкинлекләр
Яңа ФАП – яңа мөмкинлекләр

2002 елда амбулаторияне япканнар һәм ул фельдшер-акушерлык пункты гына булып калган.

Эльвира Шамил кызы зур булмаган торак пунктларда һәм төпкел авылларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме алу сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән сәламәтлек саклау программасы турында ишеткәч, бик шатланган. Халык та бик куанган, чөнки район үзәгенә кадәр ерак. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны камилләштерү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә проблема тиздән хәл ителәчәк.

Иске бинада бик салкын иде, кыш көннәрендә температура кайчак 13 градустан югары күтәрелмәде, суны да үземә ташырга туры килде. Яңа ФАП ачылуны түземсезлек белән көтәбез, – дип шатлыгын яшерми фельдшер.

Чишмә үзәк район дәваханәсенең өлкән фельдшеры Алина Мансурова билгеләп үтүенчә, Енгалыш, Балагуш һәм Бәкәй авылларында төзеләчәк яңа фельдшер-акушерлык пунктлары өчен кирәк-яраклар кайтарылган инде, аларны әлеге торак пунктларга илтә башлаганнар.

Бу электрокардиографлар, зыян күрүчеләрне яки авыруларны имин транспортировкалау өчен арка калканы, гинекология креслолары, суыткычлар, дефибрилляторлар, глюкометрлар, инструментлар өчен өстәлләр, күз эчендәге басымны үлчәү аппаратлары һәм фельдшер-акушерлык пунктларында процедуралар үткәрү һәм ярдәм күрсәтү өчен ки-рәкле барлык әйберләр, – дип мәгълүмат белән уртаклашты Алина Мансурова.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәйдә 2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерү буенча күләмле программа башланды. Ул кече торак пунктларда һәм ерак авылларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. 2025 елда төбәк проекты шактый үзгәрешләр кичерде: хәзер модернизация 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларны колачлый, бу, моңа кадәрге 50 мең белән чагыштырганда, шактый күп.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге программаның авылларда сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә юнәлдерелүен ассызыклый. Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программаны уңышлы тормышка ашыруның бер мисалы булып тора.

Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерү – ул сәламәтлек саклау системасын яңартып кору гына түгел, ә гади гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга таба ныклы адымнар да. Төбәкләрдә гамәлгә ашырылган һәр яңа проект белән медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә арта бара, бу балалар, өлкәннәр һәм илебез-нең ерак почмакларында яшәүче һәркем өчен бик мөһим.

Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов сүзләренә караганда, Енгалыш, Балагуш һәм Бәкәй торак пунктлары юкка гына сайланмаган, чөнки андагы медпункт биналары бик иске һәм күптән үзгәрешләр таләп ителә.

Бу мәсьәләне контрольдә тотабыз. Күптән түгел авыл биләмәләре башлыклары белән очраштык, төзелеш һәм коммуникацияләр үткәрү өчен участок әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Тиздән Чишмә районының ерак авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында торган фельдшерларыбыз уңайлы шартларда эшләячәк, – ди районның баш табибы Урал Шәрипов.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: