Чишмэ
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 Май , 09:13

Сәхнәдә сәләтләрен күрсәттеләр

Район мәдәният сараенда «Чишмә сандугачы» вокал конкурсы узды, ә балалар хореография коллективлары Пионерлар һәм укучылар йортында «Бию йолдызлыгы»на җыелды. Фотода: Эрика һәм Тимерлан Мурзиннар чечен биюен башкара

Сәхнәдә сәләтләрен күрсәттеләр
Сәхнәдә сәләтләрен күрсәттеләр

Район мәдәният сараенда «Чишмә сандугачы» вокал конкурсы узды, ә балалар хореография коллективлары Пионерлар һәм укучылар йортында «Бию йолдызлыгы»на җыелды.

Җыр бәйгесендә 32 кеше катнашты. Хәтта ерак Тәтешле районыннан килүчеләр дә бар иде, аннан машинада өч сәгатьлек юл үтәргә кирәк. Тәтешле балалар сәнгать мәктәбендә ун ел баян классы укытучысы булып эшләүче Аяз Әхмәтов эстрада жанрында, шулай ук халык җырларын башкару белән мавыга, күбрәк башкорт-татар җырларына тартыла. Рус җырларын акцент белән җырлавым боза, ди ул.

Ул үзенә дә, укучыларына карата да таләпчән, дөрес бәя бирү һәр эштә осталыкны камилләштерергә ярдәм итә дип ышана. Әлеге конкурстан ул туган авылы – Югары Тәтешлегә III дәрәҗә лауреат дипломын алып кайтып китте.

Дәүләкән районыннан Денис Фәйзуллин бу көнне гомерендә тәү тапкыр сәхнәгә чыкты. Яшь вокалчыны куәтләп торырга тормыш иптәше Наталья, кечкенә улы һәм шулай ук конкурста катнашучы апасы Зилия Нигъмәтҗанова килгән иде.

Җырчылар бәйгесеннән аермалы буларак, Пионерлар һәм укучылар йортында үткән район бәйгесендә якынча бер төрле яшьтәге балалар катнашты. Пионерлар һәм укучылар йортына, балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары яшьлек дәрте белән халык һәм заманча биюләр башкардылар.

Гомәр авылыннан килгән Виолетта Сәетова белән Розалина Мөгаттарова башкарган «Смуглянка» биюе көчле алкышларга күмелде. Кызлар бию белән күптәннән шөгыльләнәләр һәм бик активлар. Алар төрле жанрларда – рус халык биюләреннән алып көнчыгыш биюләренә кадәр башкаралар. Ә быел алар, Җиңү көне алдыннан, хәрби форма киеп сугыш еллары рухын һәм халкыбызның күңел халәтен чагылдырырга карар иткәннәр.

Сәхнәдә сәләтләрен күрсәттеләр
Сәхнәдә сәләтләрен күрсәттеләр
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: