Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 февраль , 19:00

«ТЕАТРАЛиЯ-2024» фестивале

Поселокның Пионерлар һәм укучылар йортында театр коллективларының ел саен үтүче «ТЕАТРАЛиЯ» фестивале булды. Бу юлы ул Рәсәйдә Гаилә елына һәм Башкортстан Республикасында Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек күрү елына багышланды.

«ТЕАТРАЛиЯ-2024» фестивале
«ТЕАТРАЛиЯ-2024» фестивале

Соңгы ике елда фестивальдә катнашучылар санының артуы күзәтелә. Әлеге вакытта һәр мәктәптә Пионерлар һәм укучылар йортында түгәрәкләр алып баручы педагоглар, фольклор, театр һәм әдәби берләшмәләр җитәкчеләре бар һәм аларның «ТЕАТРАЛиЯ-2024»тә катнашуы мотлак. Аннары, күрсәтерлек чыгышлар да бар.

Иртәнге якта ишеп-ишеп кар явуга карамастан, мәктәп автобуслары фестивальдә катнашучыларны Пионерлар һәм укучылар йортына китерә торды.

Төрле чыгышлар булды, бию номерлары күрсәтелде, туган телдә җырлар яңгырады, балаларның тырышлыгы һәм актерларча уйнавы жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Балалар җитәкчеләре белән бергәләп костюмнар һәм декорацияләр әзерләгәннәр. Һәм, гаҗәпкә каршы, алар чыгыш ясаганда дулкынланмадылар һәм югалып калмадылар.

Фестивальгә йомгак ясалды, барлык чыгышлар шәп булды, күңелдә канәгатьлек хисе туды. Барлыгы 27 коллектив чыгыш ясады, һәм һәрбер конкурстагы кебек, жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Авыл мәктәпләре арасында Новотроицкий мәктәбе беренче урын алды, икенче урынны Дурас һәм Бәкәй мәктәпләре бүлеште, ә Иске Муса һәм Калмаш авыллары укучылары өченче урынга чыкты.«Сәхнә әсәренә иҗади караш өчен» номинациясендә Сафар һәм Уразбахты мәктәпләре, «Сәхнә әсәренең үзенчәлекле идеясе өчен» Әмин мәктәбенең «Театралия» коллективы, «Тарихи хәтерне саклаган өчен» номинациясендә Енгалыш мәктәбе бүләкләнде.

Поселок мәктәпләре арасында беренче мәктәпнең «Тылсымлы чолан» коллективына беренче, бишенче мәктәп коллективына икенче, ә беренче мәктәпнең «Театр дөньясы» коллективына өченче урын бирелде.

Алар арасында «Сәхнә әсәренә иҗади караш өчен» номинациясендә 2-нче мәктәпнең «Әкият» коллективы, «Чын артистларча спектакль куйган өчен» Алкин-2 мәктәбенең «Йолдызлар» коллективы бүләккә лаек булды, Алкин-2 мәктәбеннән Мәдинә Дусеева «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә, ә Иске Муса мәктәбеннән Илнар Насыйров һәм Чишмә 1-нче мәктәбеннән Илья Хайоров «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә бүләккә лаек булдылар.

Башка коллективлар фестивальдә катнашканнары һәм тәкъдим ителгән иҗади эшләре өчен район мәгариф идарәлегеннән Мактау грамоталары алачак.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: